Табигатькә ярдәм итеп, үзебезгә булышабыз! Минзәлә балалары экологик белемнәрен тулыландырган

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Икенчел эшкәртелергә тиешле чимал төрләре һәм пластик савытлар турында белгәннәр, аларны катыргы һәм кәгазьдән эшләнмәләр белән алыштырырга мөмкин икән бит. Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре катнашында «Без табигатькә булышабыз» дигән темага экодәрес үткәргәннәр. Чара барышында укучыларга танып-белү формасында әйләнә-тирә мохитне ничек саклап калып булуы турында сөйләгәннәр. «Планетаны чиста итеп сакларга биотаркала торган төргәккә күчү ярдәм итәчәк. Икенчел эшкәртелергә тиешле чималның күп төрләре билгеле. Пластик савытларның кайбер төрләрен катыргы һәм кәгазьдән эшләнмәләр белән алыштырырга, шулай ук эшкәртелергә тиешле материал кулланырга мөмкин. Шул рәвешле, сез экология турында кайгыртачаксыз, товарлар төргәкләүгә киткән чыгымнарны киметәчәксез», – дип хәбәр иткән балаларга белем бирү учреждениесе педагоглары. Укучылар, үз чиратларында, алга таба да табигатькә җаваплы карашларын үстерергә һәм көндәлек тормышта ташлана торган калдыкларны бүләргә сүз биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International