«Экоагартучылар көрәше» бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырабыз

2021 елның 23 марты, сишәмбе

Экологиядә булган проблемаларны балаларга ничек итеп гади һәм аңлаешлы телдә сөйләргә? Кызыклы экологик дәресләр үткәрергә! Ecowiki.ru порталы һәм РФ Мәгърифәт министрлыгы ярдәме белән эшчәнлек алып бара торган «Экокласс.рф» гомумроссия программасы «Экоагартучылар көрәше» бөтенроссия акциясен үткәрә башлавы турында игълан иткән.  

Конкурста катнашу өчен
- https://ecowiki.ru/ecourok/ сайтында теркәлергә, күрсәтмәләрне өйрәнергә һәм дәрес өчен әзер материалларны алырга; 
- ай дәвамында бер яки берничә дәрес уздырырга; 
-  #эковики #битва_экопросветителей хештегларын кулланып, дәрес уздыру турында социаль челтәрләрдә пост куярга; 
- Ecowiki.ru порталында хисап урнаштырырга кирәк. 

Кызыклы мәгълүматлардан тыш, дәресләрдә иҗади биремнәр, өстәл уеннары, гадәти булмаган тарату материаллары бар. Бирелгән материаллар эчтәлегенең максималь гамәли характеры белемнәрне көндәлек тормышта табигатькә ярдәм итү өчен кулланырга һәм баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Экодәресләрнең темалары арасында: 
- «Россиядә климат үзгәреше»;
- «Лесомания»; 
- «Иделне саклыйк»;
- «Байкал күленең чиста киләчәге өчен»;
- «Әйберләр тарихы һәм киләчәк икътисады»;
- «Сирәк төрләрне саклау»; 
- «Безнең белән аер.  Нуль калдык» һ.б. 

Дәресләр шулай ук белорус, казакъ һәм инглиз телләрендә дә бар. «Экоагартучылар көрәше»нә 2021 елның 10 апреленә кадәр кушылырга мөмкин. 

Барлык катнашучыларга – дипломнар, ә иң активларга призлар тапшырылачак. Болардан тыш, иң күп дәресләр уздырган һәм иң күп санда тыңлаучылар туплаган өч экоагартучы призлар да отачак, алар арасында: Ecologic өстәл уены, экосертификат, «Ася и пластиковый мир» китабы һәм Bookmate онлайн китапханәсенә язылу. 

«Экоагартучылар көрәше» турында тулырак мәгълүмат ecowiki.ru/konkurs-bitva-ekoprosvetitelej сайтында урнаштырылган. Элемтә өчен җаваплы зат: Екатерина Олейник, порталның активистлар өлеше координаторы Ecowiki.ru e-mail: oleynik@ecamir.ru телефон: +7(953) 1849554. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International