Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында журналистлар катнашында «Татарстан Республикасында язгы ташу чорында хезмәт күрсәтү оешмаларының әзерлеге турында» темасына Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Нотыклар белән Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко һәм «Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ җитәкчесе Сергей Захаров чыгыш ясады.
Чара барышында табигать саклау ведомствосы җитәкчесе Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме (МРГ) эше турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, сусаклагычларның эш режимнары, МРГ карарын исәпкә алып, Росводресурсы тарафыннан билгеләнә.
Бүгенге көндә Түбән Кама сусаклагычы транзит режимында 63,3 м БС, Куйбышев сусаклагычы нормаль терәк дәрәҗәсендә 53 м БС булганда файдаланыла. Хәзерге вакытта Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе язгы ташуны кабул итү өчен 50,35 м БС билгесенә кадәр эшләнгән.
«Тулаем алганда, агымдагы елда язгы ташу характеры, кар запаслары һәм Идел-Кама каскады сусаклагычына кушылуның фаразлары нигезендә, 2019 елгы ташкынга якын булыр, дип көтелә. Әйтик, Идел-Кама бассейны буенча 10 мартка кар запаслары норманың 113%ын тәшкил иткән, ә аз сулы 2019 елда бу датага аларның зурлыгы норманың 110%ын тәшкил иткән», – дип хәбәр итте министр. Ул шулай ук 2019 елның март аенда Росводресурсы тарафыннан су ресурсларын экономияләү режимы билгеләнүен әйтте: «1 апрельгә Куйбышев сусаклагычының дәрәҗәсе 50,5 м БС күләмендә фаразланыла, бу 2019 ел белән чагыштырганда 90 см артыграк. Шул ук вакытта Куйбышев сусаклагычының ташкын суларын кабул итү өчен ирекле сыйдырышлыгы 14 куб км тәшкил итәчәк».
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сусаклагычларның эш режимына бәйле мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен, 2019 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан ведомствоара комиссия төзелде, аның составына башкарма хакимият органнары һәм фәнни учреждениеләр вәкилләре керә. Комиссия эшенә шулай ук Чувашстан Республикасы, Марий Эл, Ульяновск һәм Саратов өлкәләре дә җәлеп ителә.