Түбән Кама күлендә 100 «коткару бәкесе» ясалган

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР идарәсе вәкилләре белән берлектә, Казан шәһәренең Түбән Кабан күлендә кислород балансын торгызу буенча экологик акция үткәргән.

«Кышкы чордан башлап балыкларга кислород азая. Хәтта хәзер, язгы чорда да, бу проблема кече ябык сулыкларда кискен тора. Бәкеләр ясау без үткәрә торган чаралар балыкларны үлемнән сакларга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Үзәк территориаль идарәнең баш белгече Артур Җамалиев.

Уртак көч белән күлдә 100дән артык бәке борауланган, шулай ук су объектында кислород микъдары да үлчәнгән. Анализ нәтиҗәләре кислород дәрәҗәсенең нормада булуын күрсәткән. Су объектын кислород белән тәэмин итү буенча мондый акцияне экологлар Югары һәм Урта Кабан күлендә дә үткәрергә планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International