Санитар-экологик икеайлык башланыр алдыннан дүрт территориаль идарәдә зона киңәшмәләре үткәрелде

2021 елның 23 марты, сишәмбе

1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башлана. Бүген торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлек турында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – ТР әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров сөйләде. Чара Кама буе, Кама аръягы, Көньяк-Көнчыгыш һәм Ык буе территориаль идарәләрендә узды. Киңәшмәдә Министрлык хезмәткәрләре, башкарма комитет, ТКХ предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шулай ук административ комиссия һәм административ-техник инспекция җитәкчеләре катнашты.

Коммуналь техниканың әзерлеге, полигоннарның эш режимы, предприятиеләр һәм оешмаларга җирлек, район һәм шәһәр территорияләрен беркетү мәсьәләләре каралды. Табигать саклау законнарын бозу очракларына юл куймас өчен муниципалитетларның вәкаләтләре, белдерелә торган таләпләр турында аңлатмалар бирелде. Киңәшмә барышында шулай ук республикада #ЭКОВЕСНА 2021 акциясен үткәрү мәсьәләләре дә каралды, җир асты байлыкларыннан файдалануның төп мәсьәләләре тикшерелде һәм республикада табигать саклау чараларын финанслау юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International