Хөрмәтле гидрометеорология хезмәткәрләре!
Күзәтергә, анализларга, кисәтергә һәм тикшерергә – бу Сез компетентлы һәм оператив рәвештә башкара торган бурычлар. Болар белән берлектә, тирән белемнәрегез, осталык, эшкә бирелгәнлек, төгәллек, җайга салынган эш һәм җаваплы мөнәсәбәт барлык уңышларыгызның һәм казанышларыгызның нигезе булды һәм шулай булып калачак та.
Сезнең көндәлек, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгыннан башлап гражданнар авиациясенә кадәр, күп кенә тармакларның икътисадый эшчәнлеген үстерү өчен терәге булган үлчәүләрнең бердәмлеге һәм төгәллеге тәэмин ителә. Сезнең һөнәри осталыкларыгыз, инновацияле эшләнмәләрегез киләчәктә дә республика гидрометеорология хезмәтенең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүгә сизелерлек өлеш кертер, дип ышанам.
Бу һөнәри бәйрәмдә Сезгә һәм коллективыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, иҗади уңышлар һәм билгеләнгән максатларга ирешүегезне телим!
Татарстан Республикасы
экология һәм табигать ресурслары министры
А.В. Шадриков