Бүген «Татарстан-24» телеканалында санитар-экологик икеайлык башлануы турында сүз барачак

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген «Татарстан-24» телеканалында, 12:30 сәгатьтә «Чистый Татарстан» тапшыруы булачак. Студия кунагы – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – табигать саклау буенча Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров.

1 апрельдән республикада санитар-экологик икеайлык башлана. Аның ничек узачагы, анда кемнәрнең катнаша алачагы һәм экологик күзәтчелек барышында экологларның нинди хокук бозуларны ачыклавы турында турыдан-туры эфирда сөйләячәкләр.

Тапшыруны «Татарстан-24» телеканалында 18:30 һәм 22:30 сәгатьтә кабатлап күрсәтәчәкләр. Телетапшыруны шулай ук YouTube видеохостингында  https://www.youtube.com/channel/UCMZZIQi3ggVfM8trazp7lGA  сылтамасы буенча да карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International