Ел башыннан бирле республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 676 мөрәҗәгать алынган.
Шуларның 3 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша.
Шулай ук экологлар тарафыннан «Халык контроле» системасы аша алынган 79 мөрәҗәгать, Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны аша һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша килгән 280 хәбәр каралган. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 314 мөрәҗәгать алынган.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.