Казан шәһәренең Константиновка торак биләмәсенә 10 Камаздан артык чүп-чар чыгарылган

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, гражданнар мөрәҗәгате буенча, Совет районының Константиновка торак биләмәсенә барганнар. Экологик мониторинг барышында калдыклар тупланган урын булуы ачыкланган, анда якынча 10 КамАЗдан артык чүп-чар китереп аударылган. Инспекторлар килгән вакытта территориягә төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклар белән тулган ике йөк автомобиле булуы билгеләнгән. Инспекторларны күреп алган автотранспортларны йөртүчеләр тиз арада әлеге участоктан китәргә маташса да, экологлар аларны тоткарлый алганнар. Машина йөртүчеләрдән, административ хокук бозу турындагы эшне һәрьяклап ачыклау өчен, аңлатмалар алынган һәм Үзәк территориаль идарәгә килү кирәклеге турында  хәбәр тапшырылган. Җир кишәрлеге милекчеләренә карата исә Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ беркетмәләр төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International