Санитар-экологик икеайлык кысаларында Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Алексеевск ш.т.п. территориясен тикшергән. Мониторинг барышында 200 кв. метр мәйданлы полигон янындагы территориянең каты көнкүреш калдыклары белән чүпләнүе ачыкланган, аның күләме 30 куб. метр тәшкил итә.
Каты көнкүреш калдыкларын урнаштырган оешма вәкиле, аңлатмалар бирү һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзү өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәсенә чакыртылган.