«Районда» Meet-up күрешү-фестивалендә катнаш!

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

14 майдан 16 майга кадәр Казанда Германия һәм Россия экспертлары катнашында экология, инклюзия һәм каршылыксыз тирәлек темасына тотрыклы үсеш һәм шәһәр активлыгы фестивале узачак. Оештыручылар – Германия Федератив Республикасы илчелеге, Гете-Институт һәм Россия-Германия Тышкы сәүдә палатасы. Чараның партнерлары – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Мега Казан, «Coca-Cola» һәм REACTOR art residence. Фестивальнең максаты – конкрет проект идеяләре турында фикер алышу, халыкара тәҗрибә алмашу, шәһәр өчен тотрыклы чишелешләр булдыру өчен синергия эзләү.

Чарада Россия һәм Германия экспертлары, Берлин Сенаты вәкилләре, социаль җаваплы бизнес һәм хакимият, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм Казан халкы катнаша. Ачык диалог барышында катнашучылар партнерлар таба һәм шәһәр үсешенә яңа перспективалар кертә алачак. Оештыручылар чүп-чарны аерым җыю яки каршылыксыз балалар мәйданчыклары кебек мәсьәләләрне хәл итү өчен инициатив төркемнәрне ачыкларга ниятли.

Проект Россиядә 2020/21 елда Германия елы кысаларында тормышка ашырыла һәм киләчәк турында уйларга, илләр арасындагы элемтәләрне тагын да ныгытып, Германияне Россия һәм аның халкы өчен ышанычлы Европа партнеры буларак тәкъдим итәргә тиеш. «Районда» Meet-up шулай ук 2020-2022 елларда «Икътисад һәм тотрыклы үсеш» Россия-Германия арадаш елы программасына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International