Константиновка торак биләмәсендә 5000 куб.м артык төзелеш чүп-чары ачыкланган

2021 елның 2 апреле, җомга

Казан шәһәренең Совет районында, Беркутов урамы буенча төзелеш һәм ремонт эшләреннән калдыклар җыелган урынга тап булганнар. Хәбәр ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенә алынган. Тикшерү һәм төгәл координатларны билгеләү өчен, экологлар Совет районы прокуратурасы, Совет районы администрациясе һәм Росреестрның ТР идарәсе вәкилләре белән бергә, әлеге урынга юл тоткан. Рөхсәтсез урнаштырылган калдыкларның гомуми мәйданы – 636 кв. метр, күләме – 5725 куб.метр, биеклеге – 9 метр. Шулай ук Аналитик контрольлекнең үзәк махсус инспекциясе белгечләре, пычраткыч матдәләрнең куркынычлылык классын билгеләү өчен, калдыклардан пробалар алган, анализ нәтиҗәләре 10 көн дәвамында билгеле булачак.

Туфрак өстендә төзелеш калдыкларын өеп куйган өчен җир кишәрлегенең милекчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү яки зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») буенча административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International