Тәмле ботка алып килдек, сыйланыгыз, кара каргалар! Азнакай шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында уен формасында экология дәресе узган

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Азнакай шәһәренең 5нче балалар бакчасында «Карга боткасы» татар халык йоласы үткәрелгән. Чарада балалар ярышлар оештырган, үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәткәннәр, кошлар турында шигырьләр сөйләп, милли җырлар һәм биюләр башкарганнар, әйлән-бәйлән уйнаганнар. Уйнап туйгач һәм күңел ачкач ботка таратылган. Белем бирү учреждениесе педагоглары бу бәйрәмнең йолалары турында сөйләгән: «Ботканың беренче өлеше, тынычлык, татулык һәм мул уңыш теләп, һәрвакыт җиргә бирелә торган булган. Икенчесе – җирдәге тереклекне сакласын өчен, суга (елгага) салынган. Өченчесе – кояшлы көннәр күп булып, вакытында яңгырлар яусын өчен  күккә – язларны алып килгән өчен рәхмәт йөзеннән кара каргаларга бирелгән». Ботканы ашаганнан соң, балалар ашыга-ашыга урамга чыкканнар һәм ботка өлешләрен, тиешенчә, җиргә, суга һәм күккә дип ниятләгәннәр: «Оч, кара карга, биеккә – күккә таба һәм җирдәге хәерләр турында барысына да сөйлә. Кешеләргә яхшы хәбәр алып кил – яз килде!» – дип кабатлаганнар. «Балалар бакчасында мондый бәйрәмнәр милли традицияләрне, милләтара дуслыкны сакларга ярдәм итә һәм туган якка, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли», – дип билгеләп үтте Ык буе территориаль идарәсе инспекторы Эльза Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International