Яшьләрнең авторлык проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар бөтенроссия конкурсына старт бирелде. Кушылыгыз!

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бөтенроссия конкурсының XVIII сезоны – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе, ул Россиядә фән һәм технологияләр елына һәм кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулуга багышланган. Конкурсның идеясе – яшь буынның потенциалын Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм авылларының социаль-икътисадый үсешенең кискен мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү.

Конкурс ике яшь категориясендә уза: 14-17 яшь, 18-35 яшь («Минем педагогик инициативам» номинациясендә яшькә бәйле чикләүләр юк). Номинацияләр:

  • Минем илем. Минем тарихым. Минем космос (Ю.А.Гагаринның космоска очуына 60 ел тулу уңаеннан).
  • Минем горурлыгым. Минем кече катаным (минем шәһәр, минем авыл).
  • Минем гаиләм: дәвамчанлык, кыйммәтләр һәм мәгънәләр («Демография» илкүләм проекты).
  • Минем ачык университетларым («Фән» илкүләм проекты).
  • Минем педагогик башлангычым («Мәгариф» илкүләм проекты).
  • Минем туган телем.
  • Минем сәламәтлегем («Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты).
  • Илем экологиясе («Экология» илкүләм проекты).
  • Кунакчыл Россиям.
  • Минем Ерак Көнчыгыш. Минем Арктикам.
  • Илемнең интеллектуаль милке.
  • Төбәкләрдә гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру өчен цифрлы мохит («Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты).
  • Илемнең зур технологик разведкасы («Фән» илкүләм проекты).
  • Минем эшкуарлык инициативам. Безнең илләр бердәмлеге төбәкләрен үстерү өчен креатив индустрияләр (чит ил гражданнары һәм чит илләрдә яшәүче ватандашлар өчен номинация)
  • Сүз – минем ил турында (махсус номинация).
  • Космос турында әкиятләр (махсус номинация).

https://cabinet.moyastrana.ru/ сайтында шәхси кабинет ясап, катнашучыларга туры килә торган номинацияне сайларга, проект әзерләргә, аны тасвирларга һәм 12 майга кадәр катнашу өчен гариза төзергә кирәк.

Конкурс этаплары:

  • 1 март – 12 май – гаризалар кабул итү;
  • 13 май – 11 июль – проектларга читтән торып экспертиза;
  • 12 июль – 30 сентябрь – проектларны турыдан-туры тәкъдир итү;
  • 2021 елның декабре – җиңүчеләрне бүләкләү.

2021 елда конкурста катнашу мәсьәләләре турында өстәмә мәгълүматны телефон аша алырга мөмкин: +7 (499) 993-72-23, +7 (926) 469-62-17 (элемтә өчен җаваплы зат – Турлаков Дмитрий Геннадиевич). Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә урнаштырылган https://www.moyastrana.ru/upload/iblock/adc/adc2c5f3ace80fd99b2b685719b50b43.pdf

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International