Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик белемнәр дәресен үткәргән

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Нәрсә ул экологик тигезлек һәм ул нәрсәгә бәйле. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгече Гөлия Садретдинова Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназия укучыларына тере организмнарның тотрыклылыгы турында сөйләгән.

«Эковесна 2021» акциясе кысаларында биредә «Организмнарның уртак тормышы» темасына экологик дәрес үткәрелгән. Максаты – балаларда табигый берләшмәләрдә мөнәсәбәтләрнең күптөрлелеге турындагы белемнәрне формалаштыру.

Чара барышында экосистемаларның үзара багланыш мәсьәләләре каралган, алар турында фикер алышуда мәктәп укучылары актив катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International