Александр Шадриковның якынлашып килүче бәйрәм – Геологлар көне белән котлавы!

2021 елның 2 апреле, җомга

Хөрмәтле геологлар, тармак ветераннары!

Геология тармагы безнең ил өчен аерым әһәмияткә ия һәм икътисадның мөһим тармагы булып тора. Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә файдалы казылмалар, углеводород чималы, төзелеш материаллары, җир асты сулары һәм йөзләгән ятма ачыла. Без республикабыз үсешенә зур өлеш керткән өлкән буынның күренекле казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм, җиребезнең җир асты байлыкларын өйрәнү эшенә зур өлеш кертүегез өчен, Сезгә рәхмәт белдерәбез!

Бу бәйрәм көнендә Сезгә чын күңелдән уңышлы экспедицияләр, искиткеч сәяхәтләр, яңа ачышлар һәм җир асты байлыкларын өйрәнүдә уңышлар телим. Алда Сезне бары тик яңадан-яңа үрләр һәм казанышлар гына көтеп торсын! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм телим!

Татарстан Республикасы

экология һәм табигать ресурслары министры

А. В. Шадриков

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International