Балалар ут белән шаярмаска тиеш! Азнакай шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасында экологик чара уздырылган

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

«Ут белән шаярма!» – «Не играй с огнем!» – 5 нче номерлы «Солнышко» балалар бакчасында шундый исем белән татар телендә театральләштерелгән тамаша булган. Чарада ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре катнашкан. «Театральләштерелгән чаралар табигатьне тере әйбер буларак кабул итәргә ярдәм итә. Сюжет белән эзлекле танышу геройларның гамәлләрен, әкиятнең әхлак дәресен яхшы аңларга мөмкинлек бирә. Барлык җитди экологик мәгълүмат аңлаешлы телдә, могҗизалы сюжетлар белән бирелә, аларда маҗаралар да, көтелмәгән хәлләр дә бар», – дип билгели Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәре Эльза Вәлиева.

Чара барышында тәрбиячеләр балаларга янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре турында искәртеп узган, янгын нидән килеп чыгарга мөмкин, нәрсәсе белән куркыныч, аны ничек сүндерергә һәм, ут килеп чыккан очракта, үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләгәннәр. Шулай ук шырпы белән уйнау җитди куркыныч тудыра, дип аңлатканнар. «Нәкъ менә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча төп күнекмәләр нигезләнә, тормышка һәм табигатькә сакчыл караш булдырыла. Шуңа күрә, табигатьтә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген белсеннәр өчен, балаларны янгын куркынычсызлыгы белән кечкенәдән үк таныштыра башларга кирәк», – дип ассызыклаган белем бирү учреждениесе тәрбиячеләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International