Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе уылдык чәчү өчен уңай булып тора

2021 елның 7 мае, җомга

Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды. Киңәшмәдә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Россия ГТХМ вәкилләре, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, Ярославль, Кострома, Самара, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Идел буеның башка төбәкләре башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Утырышта Югары Иделдә язгы ташу мәсьәләләре каралды, анда яңгыр ташкыны аркасында инфраструктура һәм башка объектларны су баскан. Түбән Иделдә Куйбышев, Саратов һәм Волгоград сусаклагычлары өчен су ташу Росводресурслар билгеләгән режимнар нигезендә Идел буеның барлык төбәкләре ихтыяҗларын мөмкин кадәр канәгатьләндереп үткәрелә. 

Хәзерге вакытта Куйбышев һәм Волгоград сусаклагычларында Волгоград һәм Әстерхан өлкәләренең авыл хуҗалыгын тәэмин итү өчен суны югары дәрәҗәдә сарыф итү эшләре тәмамланып килә. Алга таба – 25 майга кадәр Түбән Иделнең биологик су ресурсларын яңадан торгызуны өчен су агызылачак. Шул ук вакытта Куйбышев сусаклагычындагы су дәрәҗәсе уылдык чәчү өчен уңайлы билгеләрдә сакланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International