Бүген илнең төп су артериясе – Идел елгасы көне билгеләп үтелә

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Идел буеның барлык шәһәрләре һәм өлкәләре Идел көнен билгеләп үтә. Идел елгасы – Россия символы, аның бай тарихы һәм үзенчәлекле мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Җирдә иң зур елгаларның берсе, аның озынлыгы – 3530 км, ә су җыю бассейнының мәйданы – 1360 мең км².

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне савыктыру» дип аталган төп һәм иң күп капиталлы федераль проектларның берсе буенча чаралар тормышка ашырыла. Төп максат – Идел елгасына агызыла торган пычрак агынтылар сулар өлешен өч тапкыр киметү.

2019-2020 елларда «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Республикада 10 муниципаль берәмлектә: Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Тәтеш шәһәре, Әгерҗе муниципаль районының Кызыл Бор авылында, Алексеевск шәһәр тибындагы поселогында, Зеленодольск муниципаль районының Васильево һәм Карамалы Тау шәһәр тибындагы поселокларында, Минзәлә муниципаль районының Юртау авылында, Питрәч авылында 11 чистарту корылмасы төзелгән һәм үзгәртеп корылган. Агымдагы елда Питрәч муниципаль районының Кощаково авылында чистарту корылмалары төзелеп бетәчәк. Шулай ук эре проектны тормышка ашыру – Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү эшләре дә башланган инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International