Бүген Крутушка поселогында «Байтик» савыктыру лагере базасында Татарстан Республикасы яшьләр экологик оешмаларының V «Эковолна» форумы башланып китте. Фестиваль 22 майга кадәр дәвам итәчәк, анда республиканың 26 районыннан, табигать саклау һәм экологик агарту эшчәнлеге алып баручы җәмәгать оешмаларыннан 170 якын вәкил катнашачак.
Форум кысаларында белем бирү һәм дискуссия мәйданчыклары, экспертлар белән очрашулар, мәдәни-күңел ачу һәм конкурс программалары оештырылачак. Традиция буенча, балалар яшьләр арасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм гражданнарның экологик культурасын күтәрүгә юнәлтелгән экологик инициативаларын тәкъдим итә. Иң яхшы эшләр һәм проектлар 21 майда узачак пленар утырышта тәкъдим ителәчәк.
Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый хәрәкәте, «Россия студентлары отрядлары»ның Татарстан төбәк бүлекчәсе.