Азнакай шәһәренең «Светлячок» балалар бакчасында Идел көненә багышланган чара узган

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Азнакай шәһәренең 4 нче «Светлячок» балалар бакчасында экологик дәрес үткәргән. Чара барышында безнең тормышыбызда су темасы ачылган. Балаларга тәҗрибә күрсәтелгән, кеше һәм табигать өчен су ресурсларының әһәмияте турында сөйләгәннәр, шулай ук сулыкларны саклау буенча киңәшләр бирелгән.

«Су – планетада тере хайваннарның төп чыганагы, шуңа күрә һәрберебезгә аңа сакчыл карарга кирәк», – дип өндәгән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгече.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International