«Южная автоюлы янында – резин тәгәрмәчләр чүплеге»

2021 елның 21 мае, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Кама шәһәре гражданнарыннан шундый мөрәҗәгать алынган. Экологлар әлеге адрес буенча оператив рәвештә әлеге урынга барып кайтканнар. Участокны карау барышында 200 данәдән артык резин тәгәрмәч күләмендә санкцияләнмәгән чүплек булуы ачыкланган. Чүплекнең мәйданы – 55 кв. метр.

Калдыклар дәүләт урман фонды җирләре территориясендә ташлануга бәйле рәвештә, мөрәҗәгать, чаралар күрү өчен, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгына җибәрелгән.

Хәзерге вакытта «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ белгечләре тарафыннан чүплек бетерелгән. Территория санитар-тиешле хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International