Әлки районында 200 кв. метрлы чүплек бетерелгән

2021 елның 21 мае, җомга

Экологик мониторинг кысаларында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре калдыкларны санкциясез ташлау фактын ачыклаган. Чүплек урыны Әлки районы Базарлы Матак авыл җирлегенең көнбатыш читендә элеккеге полигон территориясендә теркәлгән. Мәйданы – 200 кв.метр, күләме – 100 куб.метр.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча (җитештерү һәм куллану калдыклары, атап әйткәндә, тораклардан сортларга аермыйча чыгарылган калдыклар, мөгезле эре терлек тиресе, зурларын да исәпкә алып, күнкөреш биналарыннан чүпләр туфракка ташланган) административ беркетмә төзелгән. Хәзерге вакытта территория санитар-экологик торышка китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International