Менделеевск шәһәрендә 520 кв. метрлы чүплек бетерелгән

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Менделеевск шәһәрендә рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннарын ачыклаган. Төзелеш һәм коммуналь калдыклар Пионерская урамы буенча гомуми мәйданы 530 кв. метрлы территориядә урнаштырылган, күләме – 20 куб. метр.

Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 31 майга кадәр республикада санитар икеайлык бара. Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International