Иделнең туган көнен бергәләп билгеләп үтик һәм ярларын чүп-чардан чистартыйк!

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

22 майда барыгызны да Идел көненә багышланган «Вода России» бөтенроссия акциясенең экомарафонында катнашырга чакырабыз. Чара «Түбән Заречье» пляжында (Казан, Мәскәү районы) «Экология» илкүләм проекты кысаларында узачак. Катнашучыларны теркәү – 10:30 сәгатьтә, чара 11:00 сәгатьтә башлана.

Проектка илнең 15 төбәге кушылачак: Волгоград, Түбән Новгород, Самара, Иваново, Кострома, Тверь, Ярославль, Мәскәү, Әстерхан, Саратов, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Марий Эл, Калмыкия һәм Чуашстан.

Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Илкүләм приоритетлар» АКО, Рус география җәмгыяте һәм «ПЖКХ» ИК ярдәмендә узачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Идел ярын җыештыру калдыкларны аерым җыю кагыйдәләре буенча гамәлгә ашырылачак. Анда волонтерлар, «Чиста булачак» республика яшьләр хәрәкәте активистлары, студентлар, шәһәрнең битараф булмаган кешеләре һәм ведомство хезмәткәрләре катнашачак. Елганың төбен дайверлар чистартачак.

Җыештырудан тыш, шәһәр халкы чара атмосферасын фотозонда сурәтли алачак, ә иң актив катнашучылар акция символикасы төшерелгән бүләкләр алачак. Кунаклар өчен танылган блогер Алена Шишкова белән очрашу сюрприз булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Вода России» акциясе йомгаклары буенча төбәкләр рейтингында Татарстан Республикасы 3 нче урын алган. Ул вакытта чарада 100 меңнән артык кеше катнашкан. Быел Татарстанның экоактивистлары алдында рейтингны җитәкләү бурычы тора – гомуми озынлыгы 1 552 км булган су объектларының яр буе территориясен чүп-чардан чистарту планлаштырыла.

2021 елга Татарстанда ярларны чистарту буенча 1000нән артык акция планлаштырылган. Бүгенге көндә 81 меңнән артык кеше эшли, 1 382 км яр буе полосасы чистартылган, 10 300 кубометр чүп-чар җыелган.

Акциягә  БЕРЕГДОБРЫХДЕЛ.РФ порталы аша теләге булган һәркем кушыла ала.

«Вода России» экологик акциясе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Су ресурслары федераль агентлыгы белән берлектә, «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International