ТР Экология министрлыгында республиканың климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Чарада экология министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов, хакимият органнары, республика предприятиеләре һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Эшлекле очрашу барышында әйләнә-тирәлекне саклау, гамәлдәге җитештерүләрнең экологик куркынычсызлыгын арттыру буенча алып барыла торган эш мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук парник газлары эмиссиясен исәпкә алу, фәнни проектларны гамәлгә ашыру һәм парник газлары чыгаруны мониторинглау һәм киметү өлкәсендә яңа технологияләр эшләү темалары да кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International