Ел башыннан бирле Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә тарафыннан 380нән артык хокук бозу очрагы ачыкланган

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә йомгак ясады. Доклад белән Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы Римма Миңнебаева чыгыш ясады.

Идарә тарафыннан агымдагы елның гыйнварыннан бирле табигать саклау законнарын бозуның 381 очрагы ачыкланган, 340 административ беркетмә төзелгән, 191 карар чыгарылган, шулай ук 153 кисәтү бирелгән. 5 млн. сумнан артык штраф салынган.

Атмосфера һавасын саклауның сыйфатын тәэмин итү максатында 90нан артык проба алынган, 575 анализ ясалган. Шулай ук СИАК белгечләре тарафыннан су объектларыннан 174 проба алынган һәм 1491 анализ ясалган.

Ел башыннан Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары тарафыннан 157 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, бүгенге көндә барысы да бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International