Александр Шадриков Су ресурслары федераль агентлыгына республикада билгеләнгән корылык аркасында ташландык су чыгымнарын киметү үтенече белән мөрәҗәгать итте

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча Ведомствоара эшче төркем утырышы булды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, Кострома, Түбән Новгород, Самара, Волгоград, Әстерхан өлкәләре һәм Идел буеның башка төбәкләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2021 елның 11 июленнән 10 августына кадәр Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын билгеләү мәсьәләләре каралды.

Росводресурсы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстанның табигать саклау ведомствосы башлыгы, корылык булу һәм Идел-Кама каскады сусаклагычына килә торган суның кимүенә бәйле рәвештә, су ресурсларын экономияләү максатында, Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша ташландык чыгымнарны киметү зарурлыгын ассызыклады.

Утырышта 11 июльдән башлап Куйбышев сусаклагычы гидроузелы аша уртача ташландык су чыгымнарын 5300 куб. м/с ± 200 куб. м/с күләмендә билгеләү турында карар кабул ителде.

Бүгенге көндә Жигулев гидроузелының югары бьефында су дәрәҗәсе 52, 73 м (БС) тәшкил итә.

Ведомствоара эш төркеменең киләсе утырышы август башына билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International