Чираттагы миссия башкарылды. «Лесное» күле тәртипкә китерелде

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре, «Чиста булачак» республика экологик хәрәкәте активистлары һәм битараф булмаган гражданнар белән бергә, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы яр буе зонасын һәм Лесное күлен чистарттылар. Чара ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты буенча «Экология» илкүләм проекты кысасында узды.

Яр буе территориясендә чүп-чар арасында шәһәр халкы ял иткәннән соң кала торган пластик савыт-саба, буш шешә һәм бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар бар иде. Аквалангистлар, үз чиратларында, сулык төбен чистартты: «Еш кына су объектлары төбендә шешәләр табабыз, әмма бүген биредә - чиста. Шунысы куанычлы, пычрануга бәйле хәл уңай якка үзгәрә», - дип билгеләп үтте дайвер Максим Астахов.

Акция барышында барлыгы 30 капчык чүп-чар җыелды.

Санитар акцияләрдә теләгән һәркем катнаша ала. Киләсе өмә 17 июльдә Кама Тамагы районында Идел елгасында узачак. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International