#МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясендә катнашу өчен гариза бир

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

#МЫВМЕСТЕ Халыкара премиясе «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысасында уза. Чараның максаты – кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту инициативаларына ярдәм итү. Оештыручы булып https://dobro.ru/ https://авц.рф/about платформасы тора.

Дүрт трек буенча катнашырга була:

1) «Волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар» трегында 14 яшьтән өлкәнрәк волонтерлар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала. Әлеге трек кысаларында 8 номинациянең 2сенә гариза бирергә мөмкин:

 - «Кешеләргә ярдәм»;

 - «Милләт сәламәтлеге»;

- «Мөмкинлекләр иле»;

- «Мәдәни мирас»;

- «Уңайлы шәһәр»;

- «Яшел ил»;

- «Тормыш өчен технологияләр»;

- «Геройлар безнең арада».

72 катнашучы җиңүче  булачак, алар проектларны үстерү өчен 2,5 млн.сумга кадәр грантлар алачак.

2) «Бизнес» трегында корпоратив социаль җаваплылык, тотрыклы үсеш һәм корпоратив волонтерлык программалары булган коммерцияле оешмалар катнашырга чакырыла. Тректа 8 кече һәм урта бизнес компаниясе һәм 8 федераль компания җиңүче булачак. «Илкүләм приоритетлар партнеры» дәрәҗәле статусыннан тыш, җиңүчеләр 2022 елда Петербург Халыкара икътисадый форумында катнашачак, анда иң яхшы эш тәҗрибәләре белән таныша һәм яңа партнерлар таба алачаклар.

3) «Медиа» трегында номинацияләр тәкъдим ителә:

- «Медиаволонтерлык»;

- «Локаль медиа»;

- «Сторителлинг».

- ТВ, ММЧ һәм блогосферада зур проектлар өчен «Махсус жюри».

Берьюлы ике номинациядә катнашырга мөмкин.

4) Чит ил кешеләре өчен «We are together» трегы бүлеп бирелгән, анда халыкара хезмәттәшлеккә һәм үз илләрендә глобаль проблемаларны хәл итүгә өлеш бәяләнәчәк. 2021 елда трек темасы – коронавируска каршы көрәш. Катнашу өчен гаризалар 25 июльгә кадәр,  https://wearetogetherprize.com/ru сайтында кабул ителә. Җиңүчеләр Халыкара оешмалар белгечләреннән ярдәм алачак, шулай ук призерларны «Ел кешесе» номинациясе көтә.

Катнашу өчен 25 июльгә кадәр түбәндәге адрес буенча гариза бирергә кирәк: https://премия.мывместе.рф/

Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МЫВМЕСТЕ Халыкара форумында игълан итәчәкләр. Бүләкләрне Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International