ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2021 ел
җомга

РФ Финанс министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, «Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.


23
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, «Татарстан Республикасы Геология  һәм җир  асты байлыкларыннан файдалану  буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәренең 119 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 8 сыйныф укучылары өчен таныштыру экскурсиясе үткәрде.

Томск өлкәсе, Төньяк-Көнчыгыш Азия илләре төбәк администрацияләре ассоциациясенең экология буенча ярдәмче комиссиясе белән берлектә, III «Экоселфи – файдалы селфи» ачык экологик фотобәйгесен үткәрә. Бәйгенең максаты – халыкны табигатьне актив рәвештә саклау эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән, экологик культура формалаштыру.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов белән очрашты. Очрашуның төп мәсьәләләреннән берсе проектларны Экологик үсеш һәм климаттагы үзгәрешләр өлкәсендә федераль фәнни-техника программасына кертүгә багышланды. Аерым алганда, «Сәнәгый шәһәрләр экологиясе» өлкәсендә тәкъдимнәр җыелмасын үз эченә алган проект эше турында сүз барды, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы сайтында.


22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районын тикшерү барышында лицензия килешүендәге шартларның бозылуын ачыклаган һәм моңа чик куйган. 

Әлмәт шәһәренең 1 номерлы «Бәләкәч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәртибеләнүче балалар өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясенә экскурсия уздырылган. 


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Халыкара тынычлык көнендә Казанның 42 номерлы урта гомумбелем бирү мәктәбендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре безнең шәһәргә багышланган экология дәресе уздырдылар. 

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә автотранспорт чараларында файдаланылган газдан һавага бүленеп чыккан пычрак матдәләр нормасы үтәлешенә күзәтчелек итә.


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Яшел сукмак» китабын тәкъдир итү кысаларында Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең «20 нче «Гармония» гимназиясе» укучылары өчен «Безнең шәһәрнең үпкәләре» дигән темага экологик дәрес үткәргән.

Ел башыннан Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 5100 мөрәҗәгать килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International