Ел башыннан экологлар гражданнарның 5100 мөрәҗәгатен караган

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Ел башыннан Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына 5100 мөрәҗәгать килгән. Шуларның 862се «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша кабул ителгән.

Шулай ук экологлар «Халык контроле» системасы буенча килгән 1438 хәбәрне һәм Министрлыкның электрон почтасы, «кайнар линия» телефоны һәм WhatsApp, Telegram элемтә каналлары аша алынган 1320 белдерүне дә караган. Гражданнарны шәхси кабул итү һәм Министрлыкның кабул итү бүлеге аша алынган мөрәҗәгатьләр саны – 1480.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозу фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:

- (843) 267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы буенча;

-  интернет-кабул итү бүлегендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- +7987216979 номерына бәйле WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары буенча;

-  https://t.me/ecology_rt_bot сылтамасы буенча «Экологик патруль» телеграмм-боты аша;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясе аша;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International