«Гаилә ипотекасы» программасы гражданнарга торак сатып алу өчен кредит алырга мөмкинлек бирә

2021 елның 24 сентябре, җомга

РФ Финанс министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, «Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проекты кысаларында «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

Программа түбәндәгеләрне күздә тота:

- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр Программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге;

- Программа кысаларында Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә индивидуаль торак йорт төзүгә яисә җир кишәрлеген сатып алуга, һәм анда индивидуаль торак йорт төзүгә, Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә юридик заттан яисә шәхси эшкуардан  индивидуаль торак йорт сатып алуга 2021 елның 1 апреленнән бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге.

Халыкның финанс белемнәрен арттыру буенча актуаль мәгълүмати-агарту чаралары түбәндәге адреслар буенча урнаштырылган:

https://дом.рф/;

https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/

https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International