Дөнья – эколог күзлегеннән. Казан шәһәренең 4нче мәктәп-интернатында шундый дәрес уздырылган

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Табигатьнең торышы өчен кешенең җаваплы булуы турында күзаллау формалаштыру максатында ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казанның 4нче мәктәп-интернаты укучылары өчен «Дөнья – эколог күзлегеннән» дигән экологик дәрес үткәргән. Дәрес уен формасында узган, анда балалар биремнәр үтәгән һәм ребуслар чишкән. Дәрес кысаларында укучылар эколог һөнәре белән танышканнар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алганнар, әйләнә-тирәлекнең пычрану чыганакларын һәм сәбәпләрен билгеләгәннәр, шулай ук аларны булдырмау юлларын тапканнар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International