Казанда ике футбол кыры зурлыгында чүплек ачыкланган

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Совет районының Себер тракты урамы буенча рейд барышында төзелеш кирпече ватыкларын рөхсәтсез ташлау фактын ачыклаган. Тикшерү барышында калдыкларның Нокса елгасының су саклау зонасы территориясен чүпләве дә ачыкланган. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 12 мең кв.м., күләме – 18 мең куб.м. 

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.22 ст.1 өлеше буенча («Су объектының яр буе саклык полосасын, су объектының су саклау зонасын хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып куллану»), Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. 1 өлеше буенча («Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») беркетмәләр төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International