Чистай районында экологлар 200 кв.метрдан артык чүплек барлыгын ачыклаган

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары Чистай районында мониторинг уздырганда санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклаган. Яуширмә авылы янында сортларга аерылмаган көнкүреш калдыклары чүпләгән урынның гомуми мәйданы 260 кв.м. һәм күләме 13 куб.м. җитә.

Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, ташыганда, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү» 8.2 статьясы буенча беркетмә төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International