Экологлар күрсәтмәсе буенча Апас районында 500 кв.м мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 8 октябре, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районын мониторинглау барышында торак, полиэтилен тара, кәгазь һәм катыргыдан төрү материаллары, шулай ук пыяла калдыкларыннан ташланган чүплек булуын ачыклаган. Танай-Турай авылы территориясен чүпләү мәйданы 500 кв.м. тәшкил иткән, күләме – 400 куб.м.

Бүгенге көндә Чүри-Бураш авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International