Рөстәм Миңнеханов: «Хәзерге дөньяда экология – икътисадка яңа чакыру һәм заман таләбе»

2021 елның 8 октябре, җомга

үген Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.  

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, яшәү өчен уңайлы шартларның мөһим өлеше – уңайлы әйләнә-тирә мохит.

Бүгенге көндә Татарстанда «Экология» илкүләм проекты һәм республика программалары кысаларында зур эш алып барыла. «Бүген «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында чистарту корылмаларын алга таба да төзү, шулай ук ләм кырларын бетерү буенча җитди бурычлар тора», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук соңгы вакытта гражданнардан, аерым алганда, Казан шәһәрендәге «Восточный» калдыклар полигоны янында  атмосфера һавасының сыйфатына карата шикаятьләр алынуы турында да ассызыклады. Бу юнәлештә Самосырово бистәсе янындагы чүплекне бетерү буенча эш башланган.

Татарстан Республикасы Президенты барлык предприятиеләр җитәкчеләренә атмосфера һавасына һәм су объектларына зыян китерү фактларын булдырмау өчен калдыкларны эшкәртүнең алдынгы технологияләрен кертү кирәклеге турында мөрәҗәгать итте һәм хокук саклау һәм күзәтчелек органнарына мәсьәләне контрольгә алырга кушты.

Рөстәм Нургалиевич үз чыгышында дәүләтнең экологик агарту темасына да игътибар итте. «Республикада экология мәсьәләләренә битараф булмаган гражданнар күп. Аларны хаклы рәвештә әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә геройлар дип атарга була. Азнакай районыннан Рәфыйковлар гаиләсе тырышлыгы белән Ирекле авылы тирәсендә 200 гектардан артык урман утыртылган. Әлмәт районыннан Петр Игнатьев үз куллары белән туган авылында ял паркы төзи, территорияне яшелләндерү, елга ярларын ныгыту һәм балыклар җибәрү буенча эшләр башкара. Экологик агарту эшенә «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте балалары да зур өлеш кертә. Сүз дә юк, андыйлардан үрнәк алырга кирәк. Алар бүген безнең залда», – дип сәламләде экоактивистларны ТР Президенты.

Хәзерге дөньяда экология – ул чиста елгалар, һава һәм урманнар гына түгел, дип билгеләде регион башлыгы. Ул шулай ук бу икътисадка яңа чакыру һәм заман таләбе дә, дип өстәде.

Юллама барышында Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә югары уку йортлары, Фәннәр Академиясе һәм предприятиеләр белән берлектә, 2026 елда планлаштырылган халыкара углерод салымын кертү, углерод эзен киметү буенча чаралар комплексын эшләү, шулай ук ресурсларны икенчел эшкәртүне күздә тоткан циркуляр икътисадны үстерү буенча тиешле программа тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International