ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстанда һөнәри юнәлеш бирү буенча «Карьера остаханәсе» түләүсез программа старт алды. Проектны оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, GeekBrains белем бирү платформасы һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» дәүләт автоном учреждениесе.


29
октябрь, 2021 ел
җомга

Министрлык «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ предприятиесеннән чыга торган пычракны тикшереп тору буенча атмосфера һавасының торышы турында 5 пункттан өстәмә мәгълүмат ала. 

Түбән Кама шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучылары өчен «Табигатьне саклагыз» дигән экологик дәрес үткәрелгән. Аның максаты – әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш формалаштыру. 

«Цемент измәсе турыдан-туры «Буалар каскады» паркындагы суллыкка агып төшә. Ярдәм итегез!» Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән әнә шундый борчулы хәбәр алганнар. 


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына Апас шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләрдән автомобиль юа торган урыннарның берсендә суның канализация челтәрләренә түгел, ә турыдан-туры территориягә агызылуы хакында мөрәҗәгать алынган.  

ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыров хәзерге вакытта федераль проектлар буенча эшләр бара торган объектлар буенча эшлекле сәфәрдә булдылар. 


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» мәгълүмат системасы ярдәмендә газ чистарту җайланмасының төзек булмавын ачыклаганнар. 

Баулы районы Кырым-Сарай авыл җирлеге территориясендә Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары берничә атна элек көнкүреш чүп-чары, агач, пыяла шешәләр һәм полиэтилен калдыкларыннан чүплек өеменә тап булганнар. 


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиядә булып узган экологиядәресендә табигатькә сакчыл карашның һәм эколог һөнәренең мөһимлеге турында сөйләгәннәр. 

«Башнефть-Добыча» ҖЧҖ хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычына балык җибәрү эшләренең чираттагы этабын үткәрде. Чаллыдагы яр сызыгыннан, Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре күзәтүе астында, 8,1 мең сазан маймычын суга йөздереп җибәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International