Татарстанда һөнәри юнәлеш бирү буенча «Карьера остаханәсе» түләүсез программа старт алды. Проектны оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, GeekBrains белем бирү платформасы һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» дәүләт автоном учреждениесе.
«Карьера остаханәсе» – һөнәри юнәлеш бирү буенча бушлай онлайн-курс. Җиде көн эчендә тыңлаучылар һөнәри максатларны дөрес куярга һәм карьераны планлаштырырга өйрәнәчәк, үзләренең көчле якларын билгеләячәк һәм үзләре өчен туры килә торган һөнәр үсеше буенча озак вакытка исәпләнгән план төзиячәк.
«Карьера остаханәсе» курсына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында программа сайтында язылырга мөмкин https://gb.ru/career-rt.