Төзелеш оешмасына су объектын саклау таләпләрен бозган өчен штраф яный

2021 елның 29 октябре, җомга

«Цемент измәсе турыдан-туры «Буалар каскады» паркындагы суллыкка агып төшә. Ярдәм итегез!» Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән әнә шундый борчулы хәбәр алганнар. Экологлар оператив рәвештә шул урынга чыккан. Тикшерү барышында төзелеш оешмаларының берсендә цемент измәсенең җиргә ташлануы, ә алга таба аның сулыкка агып төшүе ачыкланган.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.13 ст. 4 өлеше («Су объектларын саклау таләпләрен аларны пычрату, чүпләү һәм (яки) арыкландыру ихтималын китереп чыгарырлык итеп бозу») буенча беркетмә төзелгән. Шулай ук тикшерү барышында оешманың су объектларына юынты суларны агызу өчен рөхсәт документлары булмавы да ачыкланган.  Нәтиҗәдә, тагын бер беркетмә төзелгән, бу юлы Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.6 ст.буенча («Су объектына яки аның бер өлешенә үзирекле тәртиптә алардан су объектыннан яки аның бер өлешеннән файдалану хокукы барлыкка килгән документлардан башка гына файдалану, яисә судан файдалану шартларын бозып файдалану»). Гаепле затка 150 мең сум күләмендә штраф яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International