Башкорт нефтьчеләре республика сулыкларына 8 мең сазан маймычын җибәрде

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

«Башнефть-Добыча» ҖЧҖ хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычына балык җибәрү эшләренең чираттагы этабын үткәрде. Чаллыдагы яр сызыгыннан, Росрыболовствоның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре күзәтүе астында, 8,1 мең сазан маймычын суга йөздереп җибәрделәр. Аларның тернәкләнеп китү мөмкинлеге зур. Оптимистик фараз маймычларның уртача авырлыгы 40 грамм булуга бәйле, чөнки сулыкта исән калу өчен әлеге күрсәткечнең кимендә 20 грамм булуы да җитә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балык чыгару нокталарын сайлап алу очраклы түгел. Балык тоту урыны һәм аларның оптималь саны Күл һәм елга балык хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институты белгечләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Маймычларны нәкъ менә шушы нокталарда чыгару кешенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысын мөмкин кадәр нәтиҗәле җайга салу мөмкинлеген  бирәчәк. Чыгарылган маймычларның саны да фәнни исәпләмә нәтиҗәсе булып тора. Ике аспект исәпкә алынган: беренчесе – йөздереп җибәрелгән урыннарындагы биоресурслар бу маймычларга туклану өчен җитәрлек булып тора һәм икенчесе – суга җибәрелгән маймычлар саны башка балык төрләренә исәп калуны тәэмин итә торган табигый азык базасын бетермәячәк. 
Исегезгә төшерәбез, предприятие өчен үзе эшчәнлек алып бара торган төбәкләрдә биологик ресурсларны тулыландыруда беренче генә адым түгел. Быел гына да нефтьчеләр сулыкларга чөгәнең Кызыл китабына кертелгән 520,5 меңнән артык маймычын йөздереп җибәргән. Өстәвенә, яшь маймычларның 105 меңгә якын өлеше Татарстан Республикасы территориясендә җибәрелгән. Куйбышев сусаклагычын балыкларның сирәк төрләре белән баету Казанда һәм Лаеш районының Иске пристань авылы янында, Түбән Кама сусаклагычында – Чаллыда гамәлгә ашырылган. Хәзер инде аларга сазан маймычлары да килеп кушылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International