«Экологик эз» нәрсә ул һәм аны ничек киметергә? Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары шул хакта сөйләгән

2021 елның 29 октябре, җомга

Түбән Кама шәһәренең 1нче урта мәктәбе укучылары өчен «Табигатьне саклагыз» дигән экологик дәрес үткәрелгән. Аның максаты – әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш формалаштыру. Укучыларга кеше эшчәнлегенең флора һәм фаунага зыян китерергә мөмкин булуы  турында сөйләгәннәр һәм мондый «экологик эзнең» тискәре нәтиҗәләрен киметү өчен киңәшләр биргәннәр.  Шулай ук экологлар эштә вакытта очрый торган кызыклы фактлар һәм күзәтүләре белән дә уртаклашканнар.  Балалар, үз чиратында, табигатькә ничек ярдәм итүләре турында  бик теләп сөйләгәннәр, экологларның сорауларына актив җавап биргәннәр, үзләре дә сораулар яудырганнар. Дәрес ахырында укучылар «Мальчик и Земля» дигән мультфильм караган.

 «Үсеп килүче буынны тәрбияләп, без белем һәм экологик тәрбия бирү өчен җаваплылык тотабыз. Мондый экомультфильмнар укучыларның игътибарын туган табигатькә сакчыл һәм дөрес карашка җәлеп итәргә ярдәм итә», – дип билгеләде Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International