Чаллы предприятиесенә һаваны пычраткан өчен җәза бирелгән

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары «Халык контроле» мәгълүмат системасы ярдәмендә газ чистарту җайланмасының төзек булмавын ачыклаганнар. Чаллыда яшәүчеләр тузан һәм төтен булуына зарланганнар. Экологлар урынга чыгып, атмосфера һавасының пычрану чыганагы махсус техника җитештерү белән шөгыльләнүче предприятие булуын ачыклаган. Зарарлы матдәләр күпләп ташлану газ чистарту җайланмасында фильтрның пычрану нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.21 ст. 3 өлеше «Һаваның пычрануына китерергә мөмкин булган газларны чистарту һәм атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруны контрольдә тоту корылмаларын, җиһазларын яки аппаратураларын эшләтү, файдаланмау яки әлеге корылмалардан, җайланмалардан яки аппаратурадан төзек булмаган хәлдә файдалану кагыйдәләрен бозу» буенча беркетмә төзелгән. Штраф билгеләнгән. Инспекторлар тәкъдиме буенча, компаниягә газ чистарту җиһазлары җайланмасын модернизацияләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International