Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик белемнәр дәресен үткәргән

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

Буа шәһәренең М.М.Вахитов исемендәге гимназиядә булып узган экологиядәресендә табигатькә сакчыл карашның һәм эколог һөнәренең мөһимлеге турында сөйләгәннәр. Кешеләр, чыннан да, үзләре яши торган әйләнә-тирә мохитне кадерләсен һәм сакласын өчен, мондый кайгыртучанлыкны яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, дип билгеләп үтә Министрлыкның Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре. Дәрес барышында укучылар шулай ук калдыкларны ничек аерырга кирәклеген искә төшергән һәм урманнарда, паркларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тагын бер кат сөйләшеп алганнар. Әйләнә-тирә мохит турында кайгыртуны эш белән дә исбатлаганнар – файдаланылган батарейкаларны һәм башка эшләмәүче туклану чыганакларын тапшырганнар. «Хәзерге дөньяда технологияләр аккумуляторлардан әлегә баш тартырга мөмкинлек бирми. Мондый акцияләр шунысы белән куанычлы. Балалар туфракка эләккән бер файдаланылган туклану элементының 20 квадрат метр җирне пычратуы хакында белә, шуңа күрә бу чарага аңлы рәвештә якын киләләр», – дип сөйләгән мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International