Экологлар агынты суларны агызу фактын теркәгән

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе адресына Апас шәһәр тибындагы бистәдә яшәүчеләрдән автомобиль юа торган урыннарның берсендә суның канализация челтәрләренә түгел, ә турыдан-туры территориягә агызылуы хакында мөрәҗәгать алынган.  Инспекторлар күрсәтелгән адрес буенча чыгып, агынты суларны агызу фактын теркәгәннәр. Белгечләр тарафыннан туфрак пробалары алынган. Анализ нәтиҗәләре күп кенә пычраткыч матдәләр: азот, хлорид, сульфат һәм нефть продуктлары буенча рөхсәт ителгән концентрацияләрнең артып китүен күрсәткән. Пычрану мәйданы 7,2 кв. метр тәшкил итә.
Гаепле затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 2 өлеше («Туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар яки кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу») буенча административ беркетмә төзелгән. Хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International