Министрлык «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ предприятиесеннән чыга торган пычракны тикшереп тору буенча атмосфера һавасының торышы турында 5 пункттан өстәмә мәгълүмат ала. Бу хәл онлайн режимда үзара белешмә бирү турында өстәмә килешү нигезендә мөмкин булган. Билгеләп үтик, Түбән Кама сәнәгать узелы нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатенең эре үзәге булып тора, бүгенге көндә биредә 62 сәнәгать предприятиесе эшли. «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ белән өстәмә килешү күзәтү зоналарын киңәйтергә һәм, һавадагы пычраткыч матдәләр рөхсәт ителгән нормаларыннан артып киткән очракта, тагын да оперативрак чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан «ТАНЕКО» АҖ атмосфера һавасын контрольдә тоту автомат станцияләреннән онлайн режимда белешмәләр алу мөмкинлеге турындагы мәсьәлә дә хәл ителә.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы территориясендә атмосфера һавасы пычрануга 5 автоматик контроль станциясе һәм 1 күчмә экологик лаборатория тарафыннан контроль үткәрелә. Әлеге станцияләр һәм лаборатория 36 пычраткыч матдә һәм 5 метеопараметрны билгели торган заманча экологик-аналитик җиһазлар белән җиһазландырылган. Ел саен өзлексез контроль системасы нәтиҗәсендә 1 млн. артык үлчәү үткәрелә.