«Экология» илкүләм проекты кысаларындагы эшләрне экологлар һәм табигать саклау прокуратурасы бәяләде

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

ТР экология министры урынбасары Егор Тарнавский, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Денис Александров һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыров хәзерге вакытта федераль проектлар буенча эшләр бара торган объектлар буенча эшлекле сәфәрдә булдылар. Алар Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларында барган реконструкцияләү эшләре белән танышты. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Көтелгән нәтиҗә – Иделгә чыгарыла торган пычрак агынты күләмен өч тапкырга киметү. Хәзерге вакытта объектта 155 кеше, 15 берәмлек техника эшли. Тондыру бассейннары, ләм насос станцияләре, подстанцияләр, административ-көнкүреш бинасы һәм реконструкциянең 1 этабындагы башка объектлар төзелеше бара. Исегезгә төшерәбез, чистарту корылмаларын реконструкцияләү өч этапта узачак.

Аннары экология министры урынбасары Егор Тарнавский һәм Казан районара табигать саклау прокуроры Денис Александров ләм кырларын карап чыктылар. Алар «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Иделгә куркыныч тудыручы, тупланган экологик зыян объекты буларак бетерелергә (рекультивацияләнергә) тиеш. Лаеш районында Егор Тарнавский һәм Денис Александров уникаль су объектларын саклау буенча алып барыла торган эшләрне бәяләделәр. Әлеге федераль программа кысаларында Никольское авылында Мишә елгасының уң кушылдыгы чистартыла, ә Державино авылында буаны чистарталар. Хәзер биредә төпне ләмнән һәм башка катламнардан чистартып бетерәләр һәм яр буе зоналарын төзекләндерәләр.

Белешмә өчен:

«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында 2021-2022 елларга финанслауның гомуми лимиты 168 млн сумлык 3 чара тормышка ашырыла. Чистартыла торган су объектларының яр буе линиясенең гомуми озынлыгы 13,5 км. Проект карарларында: 472,5 мең м3 күләмендәге су төбе катламнарын алу, куакларның тамырларын алу, шулай ук балык запасларына китерелгән зыянны каплау күздә тотыла.

Башкарылган эш нәтиҗәсендә 17,5 меңнән артык кешенең яшәү шартлары яхшырачак, су объектларының үткәрүчәнлеге артачак, бу әйләнә-тирә территориягә тискәре йогынтыны киметәчәк һәм суның икенчел пычрану ихтималын бетерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International