ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча семинар булып узды

2022 елның 15 марты, сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмә бирү мәсьәләләре буенча семинар булып узды, анда ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Ольга Мельник һәм ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле Наилә Галиәскәрова катнашты.

Семинарда катнашучыларга керемнәр турындагы белешмәләрне тутыргандагы иң киң таралган кимчелек һәм хаталар турында сөйләделәр, шулай ук коррупциягә каршы эшчәнлек белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International