Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасында карбон полигонын төзү турында фикер алыштылар

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Татарстан Республикасының климат сәясәте һәм декарбонизацияләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркеменең чираттагы утырышы узды. Анда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, галимнәр, республиканың предприятие һәм оешмалары, министрлык һәм тармак вәкилләре катнашты. Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасындагы декарбонизация эшләре буенча координатор булып тора. Углерод эзен киметү буенча чаралар эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә, һичшиксез, фән һәм индустрия партнерларының уртак эшенә зур басым ясала. Нәкъ менә Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем бирү министрлыгы эгидасы астында илдә карбон полигоннары булдырыла да инде. Татарстанда фәнни яктан  якын килү барлык тармакларда өчен дә әһәмиятле санала, Казан федераль университеты полигонның операторы һәм үзәге булып тора. Проектның җитәкчесе – нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлеше буенча проректор Данис Нургалиев, җаваплы башкаручы – Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова. Углерод секвестрациясенең яңа табигатькә охшаш технологияләрен, климатка куркыныч тудыручы газларны мониторинглау технологияләрен эшләүдә, белем бирү эшчәнлеген башкаруда төп роль Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры Светлана Селивановскаяга йөкләнгән.

Карбон полигоннарын булдыруның кирәклеге климат үзгәрү белән бәйле. Моны белгечләр турыдан-туры парник газлары чыгу белән бәйләп аңлата. Аларны экология системаларының йоту сәләте ярдәмендә киметергә мөмкин – моның өчен махсус тикшеренүләр кирәк тә инде.

Үзенчәлекле экология системалары булган территорияләрдә климатның актив газлары бүленеп чыгуын һәм йоту процессларын өйрәнәләр. Төп максат аларның чыгуын мониторинглау һәм контрольдә тотуның ышанычлы системасын эшләүдән гыйбарәт. Проектта алдынгы югары уку йортлары һәм фәнни оешмалар гына түгел, ә экология юнәлешендәге сәнәгать предприятиеләре дә катнаша.

Белешмә өчен:

Карбон полигоны парник газлары чыгаруны контрольдә тоту буенча яңа технологияләр эшләү һәм гамәлгә кертү мәйданчыгы булып тора. Моңа  үзенчәлекле экология системаларын (урман, сазлык, авыл хуҗалыгы җирләрен) һәм парник газлары чыгаруны читтән торып контрольдә тоту һәм җир өсте контроленең цифрлы технологияләрен үз эченә алган территорияләр керә. Мәсәлән, урманнар дөньядагы җир өсте экология системасында парник газларын төп табигый йотучы булып санала: 1 га урман елына 7 тоннага кадәр углекислый газны йота ала. Мондый табигый мәйданчыкларны сайлаганнан соң, проект операторы аларда метеорология станцияләре һәм атмосферада, суда, туфракта парник газларының концентрациясен анализлау өчен төрле заманча приборлар урнаштыра. Шулай ук читтән торып эшләү технологияләре дә кулланыла. Моңа югары төгәллектәге спутник сурәтләре керә. Алар үлчәмнәрне тулылындырырга һәм тикшерергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International